1. Главная
  2. Лэйна
  3. Киек каз

Лэйна

Киек каз

Лэйна - Киек каз

Кыйгак-кыйгак су буенда,
Нигә елый киек каз.
Нигә шул тиклем өзелә,
Тынса ла иде бераз.

Канатлары каерылгамы,
Юллары аерылганмы.
Әллә инде бу җиһанда,
Бер ялгызы калганмы.

Кыйгак-кыйгак нигә сиңа,
Шундый язмыш язылган.
Бер ялгызың калдырырлык,
Нинди җилләр кагылган.

Кыйгак-кыйгак белсәм иде,
Ялгыш җанның күңелен.
Юатыр идем, аңласам,
Киек казларның телен.

Просмотры: 212
Добавлена: 26 января 2021